Владимир Путин Кырымда Британия корабына бәйле хәлгә ачыклык кертте

Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин Британиянең “Дефендер” эсминецының Кырым ярлары тирәсеннән узуын, котырту, дип белдерде.

– Без бу корабны батырган очракта да, Җир шарының Өченче бөтендөнья сугышы алдында калуын күз алдына китерү кыен. Ник дигәндә, моны эшләүчеләр бу сугыштан җиңүче булып чыкмаячакларын белә, – диде ул.
Дәүләт башлыгы шулай ук Россия Украина чикләре янында хәрби өйрәнүләрне туктаткан бер мәлдә, НАТО илләренең, киресенчә, Россия чикләренә якынаюларын искә төшерде. Россия лидеры Украина территориясенең “хәрби максатта үзләштерелүенә” борчылуын белдерде.


Фикер өстәү