Путин: «Чит илләрнең социаль челтәрләрен ябарга җыенмыйбыз»

Туры эфирны алып баручы билгеләп үткәнчә, яшьләрдән интернетны җайга салу темасы буенча күп кенә сораулар алынган. Чит илләрнең социаль челтәрләрен ябуны көтәргәме?

“Юк, бернинди дә социаль челтәрне ябарга җыенмыйбыз”, – диде Президент. Әмма проблема шунда: халыкара платформалар тыелган контентны ябу турында законны үтәү таләпләренә буйсынмый.
Путин ИТ-гигантларны Россиядә вәкиллекләрен ачарга мәҗбүр итүче закон турында искә төшерде. Әмма беркемне дә ябу планнары юк, дип басым ясап әйтте Президент. Моннан тыш ул илебездәге социаль челтәрләрнең дә россиялеләргә үсү мөмкинлеге бирүенә ышанычын белдерде.


Фикер өстәү