Путин пенсионерларны алдаучы мошенникларга каршы көрәшергә чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Красноярск шәһәрендә яшәүче бер ханымның телефон мошенниклары турындагы соравына җавап йөзеннән, өлкәннәр һәм ветераннарны алдап, җинаять юлына басучыларны, адәм актыклары, дип атады.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, коммерцияле банклар, мошенникларның мөмкинлекләрен чикләү өчен, акча хәрәкәтен контрольдә тотарга, ә Үзәк банк фишинг сайтларга каршы көрәш алып барырга тиеш.
Моннан тыш, Путин фикеренчә, хокук саклау органнарының банклардан шикле акча күчерүләрнең башлангыч стадиясендә үк бу процесска җәлеп ителү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.


Фикер өстәү