Владимир Путин шәһәр транспортында билетсыз йөрүчеләрне административ хокук бозучылар исәбеннән төшереп калдырган

Россия Президенты Владимир Путин билетсыз йөрүне административ хокук бозулар исәбеннән алган. Хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында бу җәһәттән тиешле закон басылып чыккан.

Законга аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, быел март аеннан автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставына үзгәрешләр үз көченә кергән. Бу үзгәрешләр төбәкләргә мондый хокук бозулар өчен штрафларны мөстәкыйль кертү хокукы биргән. Автомобиль транспортында һәм җир өсте электр транспортында билетсыз йөрү өчен җаваплылык федерациянең 63 субъектында билгеләнгән дә инде, дип хәбәр итә РИА Новости.


Фикер өстәү