Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га фаҗига булган урыннан белдергәнчә, бүген иртән шәһәрнең Sandali пляжы янында бер егет суга батып үлгән.
Шаһитлар әйтүенчә, ул суга исерек хәлдә кергән.
Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, 26 яшьлек егетнең мәетен су төбеннән табып, яр буена алып чыккан.