Актаныш районында Агыйдел елгасында ир-ат батып үлгән.
«Татар-информ»га фаҗига урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләгәнчә, кичә Агыйдел елгасына балыкчылар килгән булган. Ир-атлар спиртлы эчемлек кулланган. Аларның берсе көймәдә барып, балыкка ятьмә куйган, әйләнеп килгәч су коенырга уйлаган.
Шуннан соң әлеге ир-атның ничек итеп күздән югалуын дуслары күрмәгән.
Чакыру буенча килгән алтынчы зона-коткару отряды коткаручылары ир-атның мәетен табып алып, ярга чыгарган.