Татарстанда көчле яңгыр яшен, боз һәм томан көтелә

Бүген, 3 июльдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава сакланачак. Һава шартларының начараюы көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республика өстендәге күктә алмашынучан болытлы һава. Төбәк буенча урыннар белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар (локаль яктан — көчле) һәм яшеннәр узачак. Кайбер урыннарда боз булуы ихтимал. Төнлә урыны белән томан төшәчәк.

Уртача төньяк-көнбатыш җиле фаразлана. Яшен вакытында ул 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк, дип билгелиләр метеорологлар.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 14-19 градус җылылык тәшкил итәчәк. Көндез һава 24 градуска кадәр җылыначак. Татарстанның көньяк районнарында җылы булачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, якшәмбе һәм дүшәмбе, 4 һәм 5 июль көннәрендә, республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар сакланачак. Температура фоны әкренләп түбәнәюен дәвам итәчәк.


Фикер өстәү