Татарстанда яшүсмернең предприятиедә беренче эш көнендә кулы өзелгән

Татарстанда 17 яшьлек яшүсмернең предприятиедә беренче эш көнендә кулы өзелгән. Әлеге хәл турында Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, егетне формачы булып эшләргә чакырганнар, ул киптерү конвейерына кирпечләр сала торган булган. Ниндидер мизгелдә аның кулын җайланма тартып ала һәм өзә.

Яшүсмер хастаханәгә озатыла. Ул эшкә рәсми рәвештә урнаштырылмаган, эшкә беренче көн чыккан, аның белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздырганнар, дип хәбәр ителә.

РФ Җинаять кодексының 143 маддәсенең 1 өлеше буенча (хезмәт таләпләрен бозу) җинаять эше кузгатылган. Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.

 


Фикер өстәү