Путин Милли куркынычсызлык стратегиясен раслады

Россия Президенты Владимир Путин РФ Милли куркынычсызлык стратегиясен раслады. Тиешле указ шимбә көнне хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

«Россия Федерациясенең милли куркынычсызлык стратегиясен расларга», — диелә документта.

Билгеләп үтелгәнчә, указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

«Әлеге стратегияне гамәлгә ашыру Россия халкын саклап калуга, кеше потенциалын үстерүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, илнең оборона сәләтлелеген, Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуга, үсешнең милли максатларына ирешүгә, конкурентлыкка сәләтлелекне һәм Россия Федерациясенең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк», — диелгән документ резолюциясендә.

 


Фикер өстәү