Ординатор, аспирант һәм студентларга өлешчә мобилизацияне кичерү турындагы указ имзаланды

Аспирантларны, табиб-ординаторларны һәм башка категория студентларга өлешчә мобилизацияләүдән кичектерү турындагы указга төзәтмәләр үз көченә керде. Әлеге указ имзалануы турында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында пәйда булды.

Россия Президенты билгеләп үтүенчә, кичектереп тору дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортларында, көллиятләрдә, фәнни оешмаларда көндезге һәм көндез һәм читтән торып белем алучыларга, шулай ук ул инновацион фәнни-технологик үзәк мәйданнарына һәм рухи мәгариф оешмаларына да кагыла.

Путин әлеге категорияләр өчен кичектерү тәртибе башка студентларныкы кебек үк булуын искәртте. Әмма документларда күрсәтмәләр булмау сәбәпле, төзәтмәләр кертергә туры килүен әйткән ул.


Фикер өстәү