Владимир Путин Дәүләт Советы составындагы үзгәрешләрне раслады

Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт советы составына үзгәрешләр кертә торган указны имзалады.

Әлеге документ хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.

Президент Владимир Путин Дәүләт Советы составына Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев, «Новые люди» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев, Себер федераль округында үзенең вәкаләтле вәкиле Анатолий Серышев, Белгород өлкәсе һәм Хабаровск крае губернаторлары Вячеслав Гладков һәм Михаил Дегтярев, Мордовия һәм Дагыстан Республикалары башлыклары Артем Здунов һәм Сергей Меликов, Пенза һәм Ульяновск өлкәләре губернаторлары Олег Мельниченко һәм Алексей Русских, Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг, Төмән шәһәре мэры Руслан Кухарук, шулай ук, Тула өлкәсе Узлов районы башлыгы Марина Карташованы кертте.

РФ Президенты шул ук күрсәтмә белән Дәүләт Советы составыннан ун кешене, шул исәптән берничә төбәкнең элеккеге җитәкчеләрен төшереп калдырды.

«Әлеге указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә (15 ноябрь- Т-И искәрмәсе )», — дип хәбәр ителә документта.

 


Фикер өстәү