Яр Чаллы кешесе фатирда бикләнгән һәм аны шартлатырга янаган

Гадәттән тыш хәл, билгеле булганча, кичә Чаллыдагы ЗЯБ бистәсенең 17 нче комплексы йортларының берсендә булган.

Кичке сәгать уннар тирәсендә ир-ат фатирга кереп бикләнә һәм шартлау оештырырга яный. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр экипажлары килгән.

Татар-информ агентлыгы мәгълүматлары буенча, полицейскийлар фатирга эләккәч, ир-ат анда юк икәне ачыкланган — ул өченче каттан балконнар буйлап төшкән. Аста аны хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре тоткарлый.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, тәртип бозучы наркотик исерек хәлдә булган. Аны полиция бүлегенә китергәннәр, фатирны тикшергәннәр — анда бернинди шартлаткыч матдәләр тапмаганнар.


Фикер өстәү