Черки тешләү болай булмый: тән тиресендә яман шеш авыруының 7 билгесе

Миң зурайган яки төсен үзгәрткән очракта, тиз генә онкологка күренергә кирәклеген барыбыз да белә. Организм тән тиресенең ракка дучар булуын күрсәтердәй тагын нинди сигналлар бирә соң?

Дөньяда тән тиресендә яман шеш авыруы һәр ел саен миллионнарча кешедә табыла. Чир беренче яки икенче стадияләрдә ачыкланган очракта чирдән котылып була, ди белгечләр. Тән тиресендәге ракның тагын нинди билгеләре булырга мөмкин?

1. Аңлашылмый торган яра эзләре
Тән тиресендә бернинди сәбәпсез балавыздай ялтырап торган яра эзе барлыкка килеп, аның зурая башлавы яман шеш билгесе булырга мөмкин. Ул кояш йогынтысына дучар булган урыннарда килеп чыга. Тән тиресендә рак авыруның иң киң таралган төре бу. Беренче стадияләрендә ачыкланган очракта, аны җиңәргә мөмкин.

2. Күз кабакларында бетчәләр
Күз кабакларында, керфек араларындагы яман бетчә коңгырт, кара, кызыл төстә яки тән төсендә була. Алар каты була, балавыз кебек ялтырап тора, кычыта, авырта. Күзләрне ультарфиолет нурлардан саклау өчен кояш күзлекләре яки эшләпә киеп йөрергә кирәк.

3. Тырнак астында кара таплар
Тырнак астына кереп “оялаган” яман шеш гадәти “синяк”тан аерылмый да диярлек. Бик еш кына баш бармакның тырнагы астында, аның даими бәрелүе-сугылуы аркасында, килеп чыга. Тырнак астындагы кара тапны дәваламаганда, чир тәннең башка өлешләренә дә тарала.

4. Баш тиресе кычыта
Даими рәвештә башыгыз кычытса, чәчләр астындагы тән тиресен әйбәтләп карагыз. Баш тиресендә рак авыруы өч төрле була, башлыча ирләрдә очрый. Беренчесе– базалиома дигәне сирәк очрый һәм күпчелек очракларда дәвалануга бирешә. Икенче формасы – кояшта еш булырга туры килгән ак тәнле кешеләрне күбрәк сагалый. Ул балык тәңкәсенә охшаш кызыл таплар, чиләнеп торучы җәрәхәт, сөял рәвешендә булырга мөмкин. Ә иң хәтәр төре – меланома. Монысының формасы – гадәти миң кебек.

5. Төзәлми торган яралар
Мондый яралар чиләнеп тормый, кабарынкы, тәңкәле була. Кычыта яки каный. Бу билгеләр яман шешнең баш калкытуын күрсәтә.

6. Төзәлми торган “черки тешләгән урыннар”
Җәй көне тәндә черки тешләгән урын кебек кызарып торучы бетчәләр чынында бик җитди хәл турында сөйләргә мөмкин. “Черки тешләгән урын” берничә көннән соң бетмәсә, һичшиксез, табибка күренергә кирәк.

7. Башта яки муенда агарып торган таплар
Мондый таплар, озак дәвам иткән кояш тәэсиреннән соң, гадәттә биттә, башта һәм муенда пәйда була. Дүрт атна дәвамында юкка чыкмаган очракта дерматологка күренергә кирәк.


Фикер өстәү