Рөстәм Миңнеханов “КУКА РАША” генераль директоры белән очрашкан

КУКА Роботикс 2007 елдан бирле Россиядә эшчәнлек алып бара.

Татарстан Россиядә робот техникасын иң күп кулланып килүче төбәкләрнең берсе булып тора. Сәнәгатьтә 400дән артыграк робот эшли, шул исәптән 90 роботтан кадрлар әзерләү юнәлешендәге укыту-өйрәтү программалары кысаларында файдаланыла.
Республиканың барлык техник вузлары белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелган, бу вузларда сәнәгатьтә робот техникасы буенча кафедралар булдырылган, 90ннан артыграк укыту-өйрәтү комплекслары оештырылган. Аларда, мәктәптән алып, махсус урта уку йортлары һәм вузларга кадәр, предприятиеләр өчен кадрлар әзерлиләр.
2015 елда Татарстан Республикасы белгечләре белән берлектә WorldSkills стандартлары буенча “Сәнәгатьтә робот техникасы” дигән яңа компетенция эшләнгән.
Президент Татарстанның кече һәм урта вәкилләре өчен форум үткәрергә тәкъдим иткән. “Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен робот техникасының мөмкинлекләре белән таныштыру шарт. Роботлардан файдалану буенча белем бирү характерындагы семинар үткәрергә кирәк”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү