Бабасы ыргыткан бүрәнә астында калып 4 яшьлек малай һәлак булган

Бурятиядә 49 яшьлек ир-ат кечкенә оныгы өстенә бүрәнә төшереп җибәргән. 4 яшьлек сабый җирле хастаханә реанимациясендә үлгән.

Җинаять эше кузгатылган. Билгеле булганча, бабай тракторын ремонтларга булган. Ул авыр бүрәнәне рычаг сыйфатында кулланыр өчен алып килгән була. Юлда бабай арый һәм бераз ял итү өчен бүрәнәне җиргә ташлый. Янәшәдә кечкенә оныгы булган була. Бүрәнә нәкъ аның өстенә төшә.

Сабый, табибларның бөтен тырышлыгына карамастан, реанимациядә үлгән.


Фикер өстәү