Табиб прививкадан соң антитәнчекләрнең кайчан барлыкка килүен әйтте

Антитәнчекләр вакцинаның беренче дозасын алганнан соң җиде көн үткәч кенә барлыкка килә башлый, шунлыктан прививка ясатканнан соң да битлек киеп йөрүне дәвам итәргә кирәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Илкүләм медицина тикшеренүләр үзәгенең профилактика медицинасы директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгече, Вакцинация буенча федераль консультация үзәге җитәкчесе Оксана Драпкинага сылтама белән хәбәр итә.

«Антитәнчекләр җиде көннән соң гына барлыкка килә. Вакцинаның беренче дозасын алганнан соң җиде көн дәвамында битлек киеп йөрүне дәвам итәргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк. Прививка ясаткан кеше тулысынча сакланган дип уйларга ярамый», — диде Драпкина «Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында бөтен дөреслек. Коммерцияле булмаган оешмалар роле» дип аталган онлайн-вебинарда.

Терапевт искәрткәнчә, тулы иммунитет беренче прививкадан соң 42 көн үткәч формалаша. Хәтта шуннан соң да саклану чараларыннан тулысынча баш тартырга ярамый.


Фикер өстәү