Яңгыр яуды, автомобильләр чыдамады: зыянны кем каплар?

Безнең илдә бер генә бәла һәм ул – һава торышы, дигән шаяруны ишеткәнегез бардыр. Бу көннәрдә шушы шаяруны чынбарлыкта сынадык. Яңгыр яуды, автомобильләр чыдамады. «Тимер ат»ларга килгән зыянны кем каплар?

Көтелмәгән көткән яңгыр

Июль башында башкаланың үзәк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрендә аеруча көчле явым-төшемнәр булды. Вахитов, Киров, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары, бигрәк тә  Пушкин, Болак, Дзержинский, Островский, Кремль яр буе, Восстание урамнары, шәһәр янындагы торак массивлар су астында калды. Алар белән бергә – автомобильләр дә. Бер мәлдә көймәгә әйләнгән машина, җәмәгать транспортларын күрсәткән видеоларны күрмәүчеләр калмагандыр.

Метеорологлар китергән мәгълүматларга карасаң, Казанда июль башында айлык явымтөшем нормасы яуган. Бу 29 мм тәшкил итә (1 кв. метрга – 29 л). 1–2 июль аралыгында яуган кадәр яңгыр тулы бер июнь аендагы явым-төшемнәрдән дә күбрәк булган. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, булып узган яңгырлар – җәйге айлар өчен гадәти күренеш. Моны салкын фронт узу һәм атмосфераның конвектив (һава катламы торышы. – Ред.) тотрыксызлыгы белән аңлатырга мөмкин. Туфрак 62 градуска кадәр җылынган, ә бу үз чиратында өем болытларын барлыкка китергән һава агымын булдырган.

Баш бәласенә әйләнгәне өчен табигать күренешен гаепләп булмый, билгеле. Болай да көттереп кенә килгән яңгыр бит югыйсә. Мондый көчле яңгырга яңгыр коелары (ливневка. – Ред.) да түзмәде. Автомобиль хуҗалары – аларны чистартмаган шәһәр хакимиятен, ә алары  җавапсыз казанлыларны гаепләде.

Казанда яшәүче Булат Мәрдановка да бу көннәрдә шәһәр урамнары буйлап йөзеп йөрергә туры килгән. Казанның атлаган саен мондый хәлдә калуына борчыла ул. Бу көннәрдә үз машинасыннан эшнекенә күчеп торырга мәҗбүр икән, чөнки яңгыр аркасында «тимер ат»ына зыян килгән.

– Ярый ла атна ахырындарак яуды бу яңгыр, атна буе машинасыз ничек йөрисе булыр дип сөенергә өлгермәдем, «тимер ат»ым эштән чыкты. Башкалар белән чагыштырганда әллә ни зыян килмәсә дә, рәхәт түгел инде. Двигателенә су үтте. Төзекләндерү ничә сумга төшәсен уйларга да куркам. Чит ил машинасы булгач, детальләре дә бик кыйммәт, диләр. Әле берничә атна элек кенә көзгеләрен алмаштырдым. Тагын чыгымнар көтелә, – дип уфтанды егет.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин сүзләренчә, су күпләп җыелган урыннарда 7 авария бригадасы хезмәт куйган. Алар яңгыр коеларын ачкан. Кайсыларын кул белән чистартырга туры килгән, чөнки коелар яфрак, үлән, чүп-чар белән тулган.

Коеларның тиешенчә эшләмәвендә халыкның да гаебе юк түгел булып чыга.

– Яңгыр чабылган үләнне, кешеләр урамда ташлап калдырган бөтен чүп-чарны, шешәләрне, пакетларны коеларга тутыра. Әлегә бер генә шәһәр дә моннан котылу ысулын уйлап тапмаган. Берәүләр моның белән берәр атна көрәшә, кайберләре артыграк та. Без берничә сәгать эчендә башкарып чыга алабыз, – дигән фикердә Казан мэры Илсур Метшин. – Махсус хезмәтләр алдан әзерләнмәде түгел. Тик һәр яңгыр коесы янына кеше куеп булмый бит. Кызганыч, кайбер юлларда алар гомумән юк.

Кем түләр?

Әгәр дә автомобильгә табигый бәла-казалар аркасында зыян килә икән, ул чыгымнарны каплау бәхете бары тик КАСКО иминияте булган кешеләргә генә эләгәчәк. ОСАГО полисы буенча бернинди түләүләр дә көтәргә кирәкми.

– Күпләр, машина салоны юешләнде, машина двигателенә су үтте (гидроудар. – Ред.), дип зарланды. Андый очракта чыгымнарны КАСКО каплый. Ләкин бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Килешүдә: «Иминият компаниясе табигать күренешләре аркасында булган зыян күләмен каплый»,  дигән сүз булырга тиеш. Шушы пункт юк икән, менә бу – проблема. Кеше акчаны үз кесәсеннән чыгарачак дигән сүз. Шуны да белергә кирәк: табигый бәла-каза вакытында кеше үзе белә торып су җыелган урынга керергә тиеш түгел, чөнки КАСКО буенча мөрәҗәгать иткәндә, автомобиль хуҗасының үзе белә торып машинасына зыян салганы ачыкланса, иминият компаниясеннән акча түләнмәве дә бик ихтимал, – дип аңлатты хокук белгече Ләйсән Харисова.

Мондый очракта нишләргә? Белгеч сүзләренчә, иң элек юлның кем карамагында булуын карарга кирәк. Күпчелек очракта аның өчен муниципалитет җавап бирә. «Юлда яңгыр коелары, канализация ясалырга, суның тизрәк китүе тәэмин ителергә тиеш. Яңгыр коеларының начар эшләве аркасында проблема килеп чыга икән, ул вакытта зыян күрүче судка муниципалитет яисә бу территориянең хуҗасына карата гариза белән мөрәҗәгать итә. Чыгымнарны алар кайтара», – диде ул. Парковка, ишегалларында бәла-каза булган очракта да шушы киңәшләргә колак салып эш итәсе.

Ләйсән Харисова кыен хәлдә калган «тимер ат» хуҗаларына мондый киңәшләрен бирде.

– Машинага нинди зыян килгәнен теркәп бару хәерле. Әйтик, автомобиль салонын киптерү, химик чистарту, келәмнәрне күтәртү таләп ителә, ди. Боларны башкарган өчен чекларны сакларга киңәш ителә. Экспертиза ясатырга кирәк. Аннан, билгеләнгән сумма белән зыян салучыга мөрәҗәгать итәбез. Ул мөрәҗәгатькә җавап бирмәсә, мәсьәләне судка кадәр җиткерәсе. Боз яву аркасында зыян күрелсә, метеорология үзәгеннән белешмә алырга кирәк. Машинага зыян килгән көндә һава торышының нинди булганын карыйбыз. Документлар белән, полициягә, соңыннан иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәбез, – дип аңлатты ул.

Белеп тор! – врезка

Су кергәч, машинада иң элек нәрсәләргә зыян салына: үткәргечләр оксидлаша, кәгазь, картон тышлаулар бозыла, бүртеп чыга.

Табигый бәла-каза булып нәрсә санала: давыл, буран, боз яву, су басу, җир тетрәү, сил (тауларда була торган көчле су ташкыны), урманнар яну.

Көчле явым-төшемнәр Казаннан тыш тагын, Кырым, Байкал арты крае, Сочи, Геленджик, Абхазиядә дә булды.

Чулпан Гарифуллина

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү