Татарстанның бер хуҗалыгында Африка чумасы чыганагы ачыклану сәбәпле карантин кертелгән

Яңа Чишмә районының «Красновидово» ау хуҗалыгында, дуңгызларда Африка чумасы чыганагы ачыклану сәбәпле, 5 июльдән карантин кертелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Яңа Чишмә районының Слобода Петропавловская, Бакташ, Зирекле, Әлмәт районының Яңа Троицкий, Шегурча, Түбән Кама районының Благодатная, Большая Сосновка кебек авыллары чир янау куркынычы буенча беренче зона итеп билгеләнгән. Бу авылларда дуңгыз ите сату, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү, халыктан тере дуңгыз сатып алу, дуңгызларны урамга чыгарып йөртү, кая да булса җибәрү тыела. Карантин аерым карар чыгарылганчы гамәлдә булачак.

«Россельхознадзор» идарәсе хәбәр иткәнчә, дуңгызларда Африка чумасы чире чыганагы шушы көннәрдә Яңа Чишмә районының  Слобода Петропавловская авылыннан 6 чакрым ераклыкта табылган.


Фикер өстәү