Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бездән вертолетлар һәм «КамАЗ»лар китәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданчыкларында булды. Шунда ук Россия МЧС министры урынбасары Андрей Гурович, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров катнашында эшлекле киңәшмә узды.
Чарада Казан вертолетларын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җибәрү буенча фикер алыштылар. Сүз Төньяк Диңгез юлын саклау өчен Арктика шартларына җайлаштырылган 9 МИ-38 вертолеты турында сүз бара.
Әйтергә кирәк, «Казан вертолет заводы» МЧСка вертолет техникасын еш җибәреп тора. КВЗ аның өчен 40тан артыграк МИ-8 вертолетын җитештергән. 2020 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авиация паркына тәүге «Ансат» вертолеты өстәлгән.

Соңыннан МЧСка «КамАЗ»лар җибәрү мәсьәләләре буенча да киңәшмә уздырылды. Болар – янгын сүндерү машналары, янгын сүндерү өчен автонасос станцияләре, янгынны күбек һәм порошок ярдәмендә сүндерү өчен автоцистерналар һ.б.


Фикер өстәү