«ТАНЕКО»да яңа төзелеш башлана

Татарстан Президенты Түбән Кама «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә Венгриянең MOL компаниясе технологиясе нигезендә резина модификацияле битум җитештерү буенча җайланма төзи башлау тантанасында катнашты. Чарада Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто (Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде) катнашты. 

MOL компаниясе технологиясе буенча җитештерелгән резина модификацияле битум инновацион технология продукты булып тора һәм резина битумнар җитештерүнең бүгенге ысуллары өстенлекләрен берләштерә. Проект «яшел технология»ләргә керә һәм җитештерүнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметә.
– Бүген без яңа производство төзүгә старт бирәбез. Резина модификацияле битум бик күп әйбәт сыйфатларга ия, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без һава температурасы кискен үзгәреп торган төбәктә яшибез. Нәкъ менә шушы битумны кулланып, сынау максатында салынган юлыбыз әйбәт кенә нәтиҗәләр күрсәтә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу вакыйга «Татнефть» һәм MOL компаниясенең уртак проектларны тормышка ашыруының бик яхшы үрнәге булып тора.


Фикер өстәү