Россиянең «Иң матур авыллары һәм шәһәрләре»нең берсе Татарстанда

Кайбыч районы Зур Подберезье авылы илнең иң матур авыллары исемлегенә кертелергә мөмкин. Биредә игенчелек һәм авыл көнкүреше музеенда Россиянең «Иң матур авыллары һәм шәһәрләре» ассоциациясе вәкилләре булып киткән. Аларның төп максаты – «Ростуризм» белән берлектә иң күркәм авыл таләпләренә туры килердәй торак пунктларны сайлап алу. Ассоциация президенты Александр Мерзлов әйтүенчә, сайлап алынган авыллар туристлык маршрутларына кертеләчәк.

«Россиянең иң матур авыллары» ассоциациясе, авыл туризмын үстерү, халыкны салага җәлеп итү максатыннан, күренекле тарихи-мәдәни, табигый мираска ия булган авыл торак пунктларын берләштерә. Аңа халкы 2 меңнән артып китмәгән, авылча тормыш рәвешен саклап калган күркәм салалар кертелә.

Кунакларга Кайбыч районы авылындагы урамнар, елга аша салынган күпер, бигрәк тә бизәкле тәрәзә йөзлекләре ошаган. Мактаулы статуска ирешелгән очракта, Зур Подберезье Татарстаннан әлеге ассоциациягә кертелгән беренче торак пункт булачак.


Фикер өстәү