Татарстанның тагын өч авылында дуңгызларда Африка чумасы табылган

Югары Ослан һәм Спас районнарында – тагын өч хуҗалыкта дуңгызларда Африка чумасы табылган. Шулай итеп, карантин игълан ителгән районнар инде 22гә җиткән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйган.

Бу юлы Югары Ослан районы Килди авылында “Пашков Сергей Игоревич” фермер хуҗалыгына, Спас районы “Куйбышев” ау хуҗалыгы территориясенең бер өлешенә, Спас районы Коминтерн бистәсе Бураково авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкка карантин кертелгән.
Документ нигезендә, чир табылган урынга читләрнең керүе (ветеринария хезмәткәрләреннән тыш), терлек чалу, шулай ук ит һәм терлек азыгы сату тыела. Моннан тыш чир чыганагын юкка чыгаруга җәлеп ителмәгән транспорт кертелми.
Чир табылган урыннан 5 чакрым ераклыктагы радиуста урнашкан территорияләр чир таралу куркынычына дучар булган территорияләр буларак санала. Бирегә дуңгызлар кертү, терлек ите, терлек азыгы әзерләү, сату һ.б. тыела.
Күзәтү зонасына Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнары эләккән.
.


Фикер өстәү