Җәй көне ял итү урыннарында аракы сатуны чикләү тәкъдимен хуплаганнар

Озакламый Дәүләт Думасында тиешле закон проекты буенча эш башланачак.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы җәен ял итү урыннарында зур градуслы эчемлекләр сатуны чикләү турында хокукый актлар проектын карап тикшерүгә әзер. Бу хакта RT, сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагайның Дума депутаты Солтан Хамзаев исеменә язган хатына таянып, хәбәр итә.

Ведомство башлыгы урынбасары үзенең хатында белдергәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы паркларда һәм яр буе зоналарында урнашкан җәмәгать туклануы урыннарында составында этил спирты 20% һәм аннан күбрәк булган хәмер сатуны чикләү идеясен тулаем хуплый.
Хамзаев әйтүенчә, озакламый Дәүләт Думасында тиешле закон проекты буенча эш башланачак.
Сүз уңаеннан, беренче яртыеллыкта Татарстанда соңгы тугыз ел эчендә иң күп хәмер сатылган. Статистика күрсәткәнчә, халык пандемия башланганнан бирле ешрак эчүгә керешкән.


Фикер өстәү