Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән

Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылыннан борчулы шалтырату кабул иттек. Айрат Кадыйров халыктан җыела торган сөт бәяләренең бик арзан булуын җиткерде.

– 1 июльдән районда сөт бәясе литрына 27 сумнан 22 сумга кинәт төште. Гомердә дә мондый хәлнең булганы юк иде. Районда болай да сыер асраучылар аз. Болай барса, гомумән калмаячак. Дус егет тире җыю белән шөгыльләнә. Ул да халык терлеген күпләп эшкәртә, ди. Мондый бәяләрдән халык зар елый, әлбәттә. Авыл җирлекләре, район башлыклары ни карый? Җитәкчеләр авылны бөтенләй ташларга җыенамы әллә? Сораша башлагач, барлык районнарда да шушы хәл, дип кенә җилкә сикертәләр. Сәбәбен аңлатучы юк. Халык арасында, сөткә бәя әле тагын 18 сумга кадәр төшәчәк икән, дигән сүзләр йөри. Алай булса, эшләр бөтенләй харап булачак, – диде Айрат Кадыйров.

Газета укучыбызның җан авазын бик яхшы аңлыйбыз. Авыл халкы терлеген рәхәтлектән асрамый. Сөт сатып, аз булса да табыш алырга өметләнә. Ләкин азыкка, электр энергиясенә бәяләр өскә сикереп, сөт бәясе менә шулай түбән тәгәрәгәндә табыш турында сөйләп була микән соң?

Белешә башлагач, мондый хәлнең тагын берничә районда булуы ачыкланды. Республиканың Идел буе зонасындагы барлык районнарында да (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән) халыктан җыела торган сөт өчен 22 сум түлиләр булып чыкты.


Чүпрәле районының Шланга авылында да халык аптырашта. Бу якларда кешеләр терлек тотып, сөт сатып көн итә. Мәсәлән, 194 хуҗалыклы әлеге авылда гына да 352 баш сыер асрыйлар. Мөгезле эре терлекләр саны барысы бергә 900дән артып китә.

– 22 сум бик аз инде ул. Чыгымнарны бөтенләй капламый, – ди Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов. – 15 июльгә кадәр сөт өчен 24 сум бирделәр, шуннан соң 22 сумга төште. Безнең район халкының күпчелеге сөтне «Исток» кооперативына тапшыра. Алар инде үз чиратларында, сөтләрнең майлылыгы аз, дип аклана. Эшкәртүдән калган сөтләрен Яшел Үзәндәге заводларга җибәрәләр. Шуңа күрә чыгымнар да күп, диләр.

Сәбәпләре

Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиевкә дә чыктык.
– Бу мәсьәлә үзебезне дә бик борчый. 5 сумга кинәт төште бит, – диде җитәкче. – Менә хәзер терлекләргә ашлыклар сатып алырга, балаларны мәктәпкә әзерләргә кирәк. Халык өчен бик начар булды. Күрше-тирә районнарда бу хәлләр июнь ахырында башланды инде. Трейдерлар белән очрашып сөйләштем мин. Алар бу хәлнең берничә сәбәбен әйтә. Беренчесе, имеш, заводларда чимал артыгы белән күп. Җитештергән продукцияне кая куярга белмиләр. Соңгы бер елда халыкның сатып алу мөмкинлеге кимегән. Икенчедән, сөтнең сыйфаты начарлануны сәбәп итеп күрсәтәләр.
Гадәттә, сөт бәяләре җәй башында төшә торган иде. Мондый чакта сөт җыючылар әлеге хәлне сезонга бәйләп аңлатты. Ләкин быел июньдә дә, июль башында да андый хәл күзәтелмәде. Сөт бәяләре яхшы булды. Хәер, көнбатыш районнардан кала, башкаларда бәяләр бүген дә тотрыклы. Мәсәлән, Балтач һәм Арча районнарында аны 30 һәм 31 сумнан җыялар.

Көнбатыш районнарда сөтне төрле оешмалар җыя. Тик шушы сигез районның барысында да халыктан җыелган сөт өчен 22 сум түлиләр. Аннан соң, заводлар чимал белән тулган, дигән сүзгә дә бик үк ышанасы килеп бетми. Чөнки аңа карап, халыктан сөт алу туктатылмаган бит. Кама Тамагы районында шәхси хуҗалыкларда сыерлар гомумән аз. Районда 1300 баш сыер асрыйлар. Тәүлегенә 12 тонна сөт тапшыралар. Шулай да сөйләшү ахырында Илфат Вәлиев күңелле хәбәр җиткерде. Әгәр хак булса, трейдерлар сентябрьдә сөткә элеккеге бәядән түләмәкче булалар, ди. Өметләр аклансын иде, дип телик.
Билгеле булганча, сөт җыючылар сөтнең һәр литрыннан үзенә тиешлесен чигереп, калганын халыкка тарата. Алар сүзләре буенча, республика буенча ул уртача 1,50 тиен. Тик бөтен республикада шартлар тигез булгач, бәяләрдә аерма ни өчен зур соң? Әллә сөт заводы арзан бәядән аламы? Яки ике арада арадашчылар күпме? Әллә сөт җыючылар үзләренә тиешледән артыграк алып каламы?

Чүпрәле районында озак еллар сөт җыючы кеше белән дә аралаштык. Ул үзенең исемен күрсәтмәү шарты белән, сөт бәяләренең менә шулай аска мәтәлчек атуын сезонга бәйләп аңлатты.

– Бездән берни дә тормый, – диде ул. – Тапшыра торган кооператив җитәкчелегеннән сорарга кирәк. Алар безгә бәяләр төшүен сезонга гына бәйләп аңлата. Аннан соң, сөтнең сыйфаты да начарланды бит. Я антибиотик чыга, я су, яки ачыган була.

Тикшерү бара

Әлеге вазгыять республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күзәтүе астында, диделәр безгә министрлыкның матбугат хезмәте.
– Районына карап, сөткә бәяләр июнь ахырында 2–8 сумга кадәр кинәт төште. Сөт сатып алучылар мондый хәлнең сәбәпләрен төгәл аңлатмый һәм кире үз бәясенә кайтарудан баш тарта, – диде министрлык вәкиле.

Шулай да әлеге хәлнең чын сәбәпләрен ачыклар һәм уңай якка үзгәртер өчен министрлык Татарстан буенча федераль антимонополия хезмәте идарәсе белән берлектә тикшерү башлаган.

Республика буенча уртача 27,2 сум. *1 август мәгълүматлары буенча


Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән” язмасына фикерләр

  1. Сөтчелек тармагын бетерү максаты инде бу. Аз дигәндә 1л сөт өчен хуҗалыкка 45-50 сум түләнергә тиеш. Хөкүмәт катышсын, салым түләүчеләрнең акчасын юк-барга әрәм иткәнче, сыер асрауны күтәрергә вакыт! Ә ник авылларга газ, су керттеләр, асфальт җәйделәр, экономикасын бетерделәр диярлек? Кем җавап бирер?

Фикер өстәү