Казанда 2021 елның 10 июленнән 2022 елның 15 декабренә кадәр Җиңү проспекты участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Вознесение трактын төзегәндә инженерлык челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле рәвештә, Җиңү проспекты буенча Зәкиев урамыннан Минская урамына кадәр юлны ябачаклар.