Ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына хәбәр килә: Буада Вахитов урамында капка астында бер хатын-кыз кысылып калган, үзе чыга алмый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Урынга килгән 1 нче номерлы ЗПСО коткаручылары 50 яшьлек зыян күрүчене коткарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.