Янгын сүндерергә баручы бригада коймага бәрелеп һәлак булган

Хабаровскта янгын сүндерергә баручы бригада коймага бәрелеп һәлак булган.

Фаҗига Хабаровск янындагы Воронеж-2 авылында була. Хабаровск краеның ГТХ эшләре буенча идарәнең 1 нче отрядының 35 нче янгын бүлеге хезмәткәрләре янгынга сүндерергә барганда һәлак була.

Авария күзәтү камерасына эләккән. Кадрларда зур тизлек белән тар урамда барган машинаның шәхси йортның кирпеч коймасына бәрелүе күренә.

ЮТҺ урынында ике кеше – автомобиль йөртүче һәм бүлекчә командиры һәлак булган. Тагын ике хезмәткәр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү