Тән тиресендәге нинди үзгәрешләр шикәр чире турында сөйли

Организмга инсулин кертүне таләп иткән 2нче типтагы шикәр чире сәламәтлек өчен бик зур куркыныч белән яный. Канда глюкоза микъдарының нормадан артык булуын тән тиресеннән дә чамаларга була.

Табиблар әйтүенчә, күз кабакларының кубаклануы һәм аларда тәңкәсыман әйберләр барлыкка килү шикәр микъдарының югары булуы турында сөйләргә мөмкин.
Тагын бер билгесе – ксантелазма. Күз кабакларында һәм күз тирәсендә саргылтым таплар бу. Өченче билгесе – бит һәм тән тиресендә бетчәгә охшаш кечкенә генә кызгылт-сары төстәге шешләр.
Шикәр чире аркасында тиредә тән төсендә кечкенә генә йомшак шешләр дә барлыкка килергә мөмкин. Диабет тән тиресендә инфекциягә, кайбер урыннарының каралып торуына, шулай ук коргаксуга, кычытуга китерә. Мондый билгеләр күренсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү