Коронавирусның тәндәге билгеләре атналар буе сакланырга мөмкин

Британия табиблары “Омикрон” штаммының тән тиресендәге алты билгесен атап үткән. Аларның кайберләре бик озак сакланырга мөмкин икән, дип хәбәр итә “РИА Новости”. 

Беренчедән, чир йоктыручыларның аяк бармаклары кызарып, шәмәхәләнеп яки зәңгәрләнеп торырга, кайвакыт чабарып чыгарга мөмкин. Бармакларның кычытуы, кабарчыкланып, суланып торуы да бар. Хәер, “омикрон” өчен генә түгел, ковидның башка штаммнары өчен дә хас билге икән бу.
Моннан тыш иреннәрнең ярылу, ялкынсыну ихтималы зур. Тагын бер билгесе – тәннең кояш нуры төшә торган урыннарында – муенда һәм күкрәктә экземага охшаш купшаклану барлыкка килергә мөмкин. Табиблар аңлатуынча, тән чир йоктырганнан соң теләсә кайсы вакытта чабарып чыгарга, тимгелләнергә, кычытырга һәм бу озак вакытлар буе бетмәскә мөмкин.
“Омикрон”ның тагын бер билгесе тирләгән урыннарның чабарып чыгуына охшаш. Монысының да атналар буе узмавы бар. Моннан тыш тән тиресе өшегәндә барлыкка килүче кабарынкы кызыл тимгелләргә охшаш таплар белән капланырга мөмкин.


Фикер өстәү