Коронавирус яки ОРВИ, грипп йоктыручылар 15 мартка кадәр өйдә торып кына “больничный” ачу-ябу мөмкинлегенә ия булачак

Чир йоктыручылар 15 мартка кадәр өйдә торып кына “больничный” ачу-ябу мөмкинлегенә ия булачак. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска каршы буенча координация советы президиумы утырышында шулай дип белдергән.

“Сырхауларга тиз һәм нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтүне оештыру өчен төп боерыкка үзгәрешләр керттек. Хәзер җиңелчә яки уртача чирләүчеләргә “больничный” алу яки табиб киңәшен тыңлау өчен сырхауханәгә йөгерергә кирәк булмаячак. Чирнең беренче билгеләрен сизеп алуга, “122” – “кайнар линия” телефонына яки яшәү урыны буенча сырхауханәнең элемтә үзәгенә шалтыратырга мөмкин”, – дигән Мурашко.
Аның әйтүенчә, табиб телефон аша консультация биргәндә, кирәк булса, 7 көнгә “электрон” больничный ача һәм дарулар билгели. Сырхауга электрон рецепт язып бирелә яки дару китерелә. Сырхауның хәле бер атнадан соң яхшырган очракта, “больничный” дистанцияле рәвештә ябыла һәм мәгълүматлар “Социаль иминиятләштерү фонды”на тапшырыла. Чир билгеләре сакланган очракта, табиб инде чирле кешене сырхауханәгә чакырып, “больничный”ны тагын 7 көнгә озайта яки аны хастаханәгә салу мәсьәләсен күтәрә.


Фикер өстәү