Коронавирустан вакцина ясатучыларда “омикрон” штаммын йоктыруның биш билгесен атаганнар

Британия эпидемиологы, профессор Тим Спектор белдергәнчә, коронавирустан прививка ясаткан кешеләр, “омикрон” йоктырган очракта, үзләрендә чирнең биш билгесен сизәргә мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” The Conversation чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

Аның әйтүенчә, биредә сүз томау төшү, төчкерү, алҗу, баш һәм тамак авырту турында бара. Шул ук вакытта “омикрон” йоктыручылар арасында коронавирусның гадәттәге билгеләре – тән температурасы күтәрелү, йөткертү һәм ис-тәм сизүне югалту билгеләрен сизүчеләр сирәк икән.
“Омикрон”, аеруча вакцина ясаткан кешеләрдә, гадәттәге салкын тидерүгә охшаш билгеләр китереп чыгара”, – дигән эпидемиолог.

 


Фикер өстәү