“Омикрон” штаммының коронавируска хас булмаган дүрт билгесен атаганнар

Омикрон”ның ковидка хас булмаган дүрт билгесе бар. Аларны җиңел генә башка чир билгеләренә сылтап калдырырга мөмкин. Бу хакта Бөекбританиянең The Sun газетасы илнең сәламәтлек саклау белгечләре мәгълүматларына таянып яза.

“Омикрон” йоктырганда, суык тидерүгә охшаш күп кенә билгеләр барлыкка килүе турында искәртелә. Шул ук вакытта кайберләрен башка чир билгеләре белән бутау ихтималы әйтелә.
Шуларның берсе – алҗу. Бу халәтнең коронавируска бәйлеме-юкмы икәнен билгеләү авыр, чөнки аны бик күп хәлләргә бәйләп карарга мөмкин. Шул ук вакытта табиб-инфекционист Сачин Награни әйтүенчә, ару-талчыгу хисе ковид йоктыруның иң беренче билгесе булып торырга мөмкин.
“Омикрон”ның тагын бер яшерен билгесе – бөтен тәннең авырту-сызлавы.
Аппетит югалуны да башка чир билгеләре белән бутарга мөмкин. Шул ук вакытта ул “омикрон” гына түгел, “дельта” штаммын йоктыручыларда да күзәтелә.
Тагын бер билгесе – укшыту. Монысы коронавирусның моңарчы мәгълүм булган штаммнарына бөтенләй хас әйбер түгел.


Фикер өстәү