«Омикрон»нан кызыл ут: автомобиль сәнәгате кризистан чыгармы?

Дөнья сәясәтендә дә, глобаль икътисадта да вакыйгалар зур сикәлтә өстендә биюен дәвам итә. «Би-би-си»нең дүшәмбе иртәсе чыгарылышы «Европа Россия газыннан башка туңа» дип исемләнгән баш мәкалә белән ачыла. Көнбатышлылар газ сугышы турында сүз алып баралар, халыкны һәм сәнәгатьне коткару өчен ярымхәрби план әзерләүләре турында әйтәләр.

АКШның дәүләт департаменты Украинадагы илчеләргә аннан китәргә рөхсәт бирде. Гади халыкка да ул илдән качарга һәм Россиягә бармаска киңәш ителә. Киеренкелек, әле сугыш дәрәҗәсенә җитмәгәндә дә, безнең тормышны агулый: үткән атна уртасында бераз күтәрелә башлаган Россиянең фонд базары җомга көнне тагын түнде, доллар курсы сикерде. Американың фонд базарларында да салмак түбәнәю бара. Британия миллиардеры Джерми Грэнтэм АКШта «дүртенче супер куык» шартлап, кыйммәтле кәгазьләрнең 50 процентка очсызланачагын фаразлый.

Шундый күңелсез яңалыклар фонында автомобиль җитештерүчеләргә конвейерларны хәрәкәткә китерергә «омикрон» комачаулый дип чаң сугалар. Автомобиль заводлары үткән ел ук, микрочиплар җитешмәү сәбәпле, бик еш тукталып, ябылып торганнар иде. Быел хәл тагын да җитдирәк дип әйтәләр, чөнки комплектлаучы детальләр дефицитына эшче куллар җитешмәве килеп кушылды. Персонал чирнең кискен таралуы сәбәпле эшкә чыкмый. Үткән атнада Япониядә авырулар саны рекорд куйды. Toyota илдәге 14 заводының унберендәге 21 җитештерү линиясен туктатырга мәҗбүр булды. Ярымүткәргечләр җитешмәү арксында болай да гыйнвар аенда машина чыгару 20 меңгә кимрәк буласы иде. «Омикрон» бу санга үз төзәтмәсен кертте. Хәзер инде яңа автомобильләр җитештерүнең гыйнвар планы 47 мең машинага кимрәк үтәләчәк. «Toyota»ның яңа чыга башлаган кайбер популяр модельләренә чиратны дүрт ел көтәргә туры киләчәк, диләр. Мондый чират совет чорында гына бар иде. Без базар икътисады белән дефицит дигән сүз үзара ярашмыйлар, янәшә килә алмыйлар дип саный идек.

Башка япон автобрендлары да кыенлык кичерәләр. Honda, Nissan һәм Suzuki заводларында эшче кулларга кытлык алай ук зур түгел икән түгелен. Әмма аларга комплектлаучы детальләр җитештерүчеләр эшкә кеше таба алмыйлар. Нәтиҗәдә әлеге өч компания куәтләренең 70–90 процентына гына эшлиләр.

«Омикрон» автомобиль сәнәгате кризистан чыгам дип торганда гына көпчәкләр астына килеп керде. Үткән елның ноябрендә автомобиль җитештерү 40 процентка артып, күнегелгән колеяга керә башлаган булган. «Омикрон»нан башка да автомобильчеләрне  икътисади үсешнең түбәнәюе дигән проблема көтеп тора. Микрочиплар җитешмәү дигән киртә дә беркая да китмәде. Элек электрон системалардан башка гына чыгарыла торган гадирәк машиналар да хәзер ярымүткәргечләр сорый, ә аларны җитештерүне тиз генә арттырып булмаячак. Яңа җитештерү мәйданнарын корып эшкә җиккәнче айлар таләп ителәчәк, диләр белгечләр.

«Омикрон» турында яхшы хәбәрләр дә бар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бүлеге җитәкчесе Ганс Клюге бу уңайдан: «Пандемия финалына якынлаша», – ди.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: gismeteo.ru


Фикер өстәү