Роспотребнадзор белгече: моңа кадәр коронавирустан чирләмәгән кешеләр “омикрон”штаммына тизрәк бирешә

Моңа кадәр коронавирус кичермәгән кешеләр “омикрон” штаммына тизрәк бирешәчәк. Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, Йогышлы авырулар табибларының фәнни җәмгыяте рәисе Александр Горелов “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Чынында моңа кадәр коронавирустан чирләмәгән кешеләрнең һәммәсе “омикрон”га тизрәк бирешәчәк”, – дигән ул.
Горелов билгеләп үткәнчә, төрле чыганакларда язылганнар әлеге штаммны йоктыручыларның чирне моңа кадәр коронавирус кичергән кешеләргә караганда җиңелрәк уздырачагына өмет уята. Әмма инфекциянең гаять тиз таралуы чирләүчеләрне хастаханәгә салу очракларының үсү ихтималы зур булу турында сөйли.


Фикер өстәү