3 нче икмәк пешерү заводы эшчеләре: «Бу вакыйга безне көчлерәк итте»

Узган атнада Казанның данлыклы 3 нче икмәк пешерү заводы тирәсендә зур шау-шу кузгалды. 80 елдан артык тарихы булган, ярты шәһәр халкын һәм башкалага якын булган районнарны ипиле иткән заводны ябалар икән, дигән хәбәрне эшчеләр генә түгел, сатып алучылар да аяз көнне яшен суккандай кабул итте.

Эшчеләр, дәррәү кубарылып, хезмәт урыннарын саклап калу өчен көрәште. Араларында хәтта: «Кирәк икән, завод өчен гомеребезне дә бирергә әзербез», – диючеләр дә булды. Шөкер, аларның җан әрнүен республика җитәкчелеге ишетте. Атна ахырында: «Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча заводны үз урынында калдыралар икән», – дигән хәбәр алдык. Дүшәмбе исә без эшчеләрнең хәлләрен белешеп кайттык. Киләчәктә заводны нәрсә көтә? Һәм әлеге вакыйгалар эшчеләргә нинди сабак биргән? Язма – шул хакта.

Кычытмаган җирне нигә кашырга?

Бүлек мөдире Инзар Җиһангиров безне заводка керү юлында каршы алды. Узган атнада журналистлар тарафыннан игътибар зур булганлыктан, территориягә керү белән авырлыклар килеп чыккан икән. Шуңа күрә алга таба сөйләшүне дә завод ишек төбендә дәвам иттек.

Яңа танышыбыз әйтүенчә, заводны ябарга уйлыйлар икән, дигән сүзләр халык арасында күптән таралган. Ә соңгы атналарда мондый хәбәрләр ешайган, һәр яклап килүче бер төрле эчтәлектәге хәбәрләр саны арткан. Җитмәсә, «Ак барс» холдингыннан 1 марттан заказларны «Күмәч-кондитер комбинаты»на (БКК) җибәрү турында хат та килеп төшкән… Эшчеләр әйтүенчә, холдинг, бу территорияне сатып, әлеге урынга күпкатлы йортлар салмакчы булган. Ә эшчәнлекнең бер өлешен «Күмәч-кондитер комбинаты» мәйданына күчерергә теләгән. Аңлатып китик: оешмаларның икесе дә «Ак барс» холдинг компаниясенә карый.

Шулай итеп эшчеләр, эшсез калу ихтималын чамалап, узган атна башында дәррәү кузгалган.

– Әгәр бу хәбәр чынга аша калса, кешеләр гаиләләре белән эшсез калачак иде, – ди Инзар Җиһангиров. – Бездә ире, хатыны, балалары белән бергә эшләүчеләр шактый. Күбесенең ипотека, кредит түлисе бар. Хезмәт елларын шушы заводта башлап, биредән лаеклы ялга китүчеләр дә юк түгел. Ә комбинатка нибары 250 кешене генә алып китәчәкләр иде. Анда технологлар, диспетчерлар, пешекчеләр, йөк ташучылар җитми. Менә шул белгечләр китәргә тиеш булды. Ә калганнарга нишләргә? Эшсез калабыз бит, дип еладылар.

Берникадәр кешене комбинатка күчерергә вәгъдә итсәләр дә, эшчеләр сүзләре буенча, моның өчен анда мөмкинлекләр юк.

– Пәнҗешәмбе көнне холдинг вәкилләре килде, бик киеренке сөйләшү булды. Алар безгә: «Безнең предприятиеләр күп. Беркем дә эшсез калмас», – диде. Ләкин «Ак барс» холдингының кайсы оешмалары көчле, кайда ай саен хезмәт хаклары түләп баралар? Халык надан түгел бит. Барысы да күз алдында. Шуңа күр холдингка ышаныч бөтенләй юк. Аннан соң, кешеләр бит бирегә ипи пешерергә дип килгән, шуңа укыган. Башка җиргә китсә, һөнәрен алыштырырга туры киләчәк бит аңа.

3 нче икмәк пешерү заводы – Татарстанның иң эре предприятиеләренең берсе. Биредә 1400 кеше эшли. Ул тәүлегенә 60 тонна икмәк пешерә, 3,5 тонна коры кондитер ризыгы, 2,5 тонна чәкчәк һәм 0,5 тонна торт әзерли. Казанның икмәк продукциясе базарының 52 проценты әлеге оешмага туры килә. Базарның калган өлешен БКК һәм 2 нче икмәк пешерү заводы бүлешә. Боларга өстәп, 3 нче икмәк пешерү заводының ризыклары башкалага якын булган районнардагы кибетләргә дә таратыла. Барысы бергә 73 ноктада сатыла ипиләре. Узган атна эшчеләр өчен авыр булса да, эшләре бер генә көнгә дә тукталмаган.

– Киресенчә, берләшеп, тагын да тырышыбрак эшли башладык. Халыкка бу турыда әйтергә дә кирәкмәде, бу мөнәсәбәт сизелеп, күренеп торды. Безнең коллектив бердәм икән, дип горурланып әйтә алам. Бер-беребезгә ярдәм кулы сузып эш йөрттек. Хәтта үзем өчен дә ачыш булды бу, – диде әңгәмәдәшебез. – Завод файдага эшли. Салымнарны түләп барабыз. Хезмәт хаклары алуда бервакытта да тоткарлыклар булмады. Төрле белгеч төрлечә хезмәт хакы ала. Төп белгечләрнең уртача хезмәт хаклары 25–30 мең сум тирәседер. 13, 14 нче түләүләр, социаль түләүләр –  барысы да бар. Эшләгән вакытта авырлыклар була инде ул. Ләкин алар барысы да – хәл ителә торган авырлыклар. Җитәкчебез Джавидин Кафаров – бик төпле, акыллы кеше. Беренче чиратта халык мәнфәгатен кайгырта. Шулай булгач, нигә кирәк заводны ябу?

Завод тирәсендә барган хәлләр күпләрнең сәламәтлеген дә какшаткан, «больничный»га китүчеләр дә бар. Журналистларга интервью биргән вакытта хәле начараеп, бер эшчене хәтта хастаханәгә алып киткәннәр.

«Аяк чалуларга әзербез»

Әлеге вакыйгалар Татарстан белән генә чикләнмәде. Заводта эшләүчеләр Россия Президенты Владимир Путин исеменә петиция дә язды. Аңа кул куючылар саны дүшәмбе иртәсенә 11 меңнән артып киткән иде. Һәм атна ахырына эшчеләрнең күңеленә җылылык биргән яңа хәбәр килеп иреште: заводта үзгәреш булмаячак.

– Җомга көнне холдингтан шалтыратып, барысы да элеккечә калачак, дип сөендерделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Халык җиңел сулап куйды. Без бик шат, дип әйтү генә аз, – диде безнең белән очрашкан Инзар әфәнде.

Аның белән сөйләшкәч, завод территориясендәге ипи кибенә дә кереп чыктык. Анда да сатып алучылар шактый иде.

– Мин күрше йортта гына яшим. Үзем дә, балаларым да гел шушы кибеткә генә йөрибез. Бик яратабыз продукцияләрен, – диде сатып алучы Валя ханым. –  Узган атнадагы хәлләрне бик борчылып күзәттек. Каян килеп чыкты бу галәмәт? Ничәмә ничә еллар эшләгән заводның ишегенә менә шулай йозак элеп куеп була димени? Күпме кеше эшли бит анда. Алар нишләргә тиеш булды икән соң? Инде барысы да шулай узып китсә ярар иде, дип телибез.

Завод бүген дә ничек эшләгән, эшчәнлеген шул килеш дәвам иттерә. Тагын да тырышыбрак хезмәт куябыз әле, ди Инзар Җиһангиров.

– Алга таба да ниндидер авырлыклар, аяк чалырга тырышулар булыр әле, дип уйлыйбыз. Ләкин без аңа әзер. Бу вакыйгалар безне тагын да көчлерәк итте, коллективны берләштерде. Бездә халык, авырлык килгәндә, бер йодрык булып туплана ала икән. Бездә профсоюз беткән иде. Аны хәзер закон буенча кабаттан оештырабыз. Ул да киләчәктә ярдәм итәр дип өметләнәбез, – диде ул.

Икмәк ашаучылар кими

Узган атнада бу уңайдан без Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да фикерен белешкән идек. Матбугат үзәге юллаган рәсми хаттан аңлашылганча, Россия икмәк базары ел саен кечерәя. Соңгы ун елда гына да бер россияле кулланган икмәк күләме 66 килограммнан 49 килограммга кадәр кимегән. Ягъни бер кеше 26 процентка кимрәк ипи ашый башлаган.

Гомуми базардагы хәлләр ипи пешерү заводына да йогынты ясамый калмый, әлбәттә. 2011 елдан башлап 3 нче икмәк пешерү заводы җитештергән продукция күләме 36 процентка кимегән. (Елына 32 мең тоннадан 20,5 тоннага калган). Шуңа охшаш хәл «Күмәч-кондитер комбинаты»нда да күзәтелгән. Биредә җитештерү 3 процентка кимегән.

2020–2021 елларда 3 нче икмәк пешерү заводы мәйданында төрле инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча сөйләшүләр алып барылды. Монда, аерым алганда, сүз ипи продукциясен туңдырып сату турында бара иде. Ләкин моның өчен акча күп кирәк булганлыктан һәм көндәшлек зур булу сәбәпле, проект тормышка ашмый калган.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү