Иске машина тәгәрмәчләре: сиңа да, аңа да зыянлы!

Озакламый Россиядә машинаның искергән шиннары белән йорт тирәләрен, бакчаларны бизәүне бөтенләй тыячаклар. Хәтерләсәгез, бервакыт алардан төрле сыннар ясау, эченә чәчәк утырту киң таралган иде. Инде күп кенә төбәкләрдә аны кулланмый башлаганнар. Экологлар фикеренчә, ул тирә-якка зур зыян сала. Эсседә кызгач, зарарлы матдәләр тагын да күбрәк тарала икән.

Шиннарны яндырырга да ярамый, чөнки яндырганда сәламәтлеккә начар тәэсир итүче токсиннар чыга. Үзе таркалсын өчен 130 ел вакыт кирәк. Шуңа да белгечләр аларны утильләштерергә киңәш итә.

Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының директор урынбасары, биология фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов фикеренчә, иске тәгәрмәчләрне куллануны күптән тыярга вакыт.

– Калдыкларның урыны башка җирдә булырга тиеш. Иске әйбер  ул –чүп. Димәк, аны йә яңадан эшкәртергә, йә инде бөтенләй юкка чыгарырга кирәк. Тәгәрмәчнең металл өлешен дә икенчел чималга тапшырып була. Шин эченә чәчәк утыртып кую безне бизәми. Матур түгел. Хәзерге көндә чәчәк утыртам дигән кешегә заманча, матур итеп эшләнгән, зыянсыз пластиклардан ясалган савытлар җитәрлек, – ди ул. – Үзем яшәгән җирдә дә шиннарны бизәү өчен куллануны күрәм. Күп кенә балалар мәйданчыкларын да шулар белән бизәгәннәр. Кешеләр аның никадәр зыянлы икәнен белмидер, мөгаен. Әгәр белсә, начар матдә тартучы әйберне баласы уйнаган җиргә куймас иде.

Эколог аларның зыянлы икәнен гел сөйләп торырга кирәк дигән фикердә.

– Безнең халык, кушсаң, хәзер эшләп куя. Кирәк икән, җыеп ала, илтеп тапшыра.  Әмма тәгәрмәчләрне җыюның бер юлын табарга кирәк. Аны хәзер дә тапшырып була. Кайдадыр бушка алалар, кайбер җирләрдә акча да бирәләр. Элеккеге вакытны искә төшерик. Урам тулы тимер-томыр иде. Акча бирә башлагач, бернәрсә калмады, – ди белгеч. – Шинның зыяны турында иң элек балаларга сөйләргә кирәк. Мәктәпләрдә укучылар арасында берәр бәйге уздырсалар, республикада иске тәгәрмәчләр калмас дип уйлыйм.  Әмма зур җаваплылык –  машина йөртүчеләрдә. Тәртипне алардан башларга кирәк.

Балалар бакчасы тәрбиячесе Нурфия Халикова заманында бакча тирәсен  20ләп шин белән матурлаган. Ул чакта әйләнә-тирәгә бөтенләй башка төс кергән. Әмма соңгы елларда бакча җитәкчелеге тәгәрмәчләр куюны тыйган, аларны бөтенләй алып ташлаган.

Ә менә Буа шәһәрендә чәчәкләр генә түгел, куакка кадәр шин эчендә үсеп утыра икән.

– Элек йортыбызны гел шулар белән бизи идек. Шин эченә утырту җайлы, уртасына туфрак саласың, чәчәген утыртасың да, эше бетә. Әлегә кадәр кисәтү ясаучы булмады. Алырга кушалар икән, каршы килмибез.  Әлеге яңалыкны уйлап табучылар йөреп торган машина тәгәрмәченең зыяны турында уйладымы икән? – ди Җәүһәрия Хөснетдинова.

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүчеләр инде күптән тәгәрмәч кулланмый икән.

– Кибетләрдә шулкадәр матур пластик савытлар сатыла. Халык шуны ала. Урамнарда бизәү өчен шин күргәнем юк минем. Шәхси бакчаларда бар икән, алырга дисәләр, шундук илтеп ташлыйбыз, – ди Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин.

Мамадыш районының Түбән Яке авылындагы мәдәният йорты каршында да элек тәгәрмәчләр күп булган. Яңа клуб салгач, аларны алып ташлап, гөлләрне чүлмәкләргә утыртканнар.

– Зыяны булмаган очракта да матур түгел. Хәзер бит әллә нинди матур савытлар бар. Бизәр өчен башка ысуллар да бик күп. Минем, мәсәлән, клуб алдына ат арбасы куясым, агачтан бөркет ясатасым килә. Кул җылысы салынган агач эшләнмәләренә тиңнәр юк. Сәламәтлеккә дә зыяны тими, – ди мәдәният йорты директоры Миннекамал Гасыймова.

Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, шәһәрдә «Төзекләндерү кагыйдәләре» дигән документ бар. Аны бозарга ярамый.

– Әлеге кагыйдәне бозучыларга штраф та каралган. Әмма анда аерым гына «шин куллану» дигән өлеше юк. Тиешсез урында кирәкмәгән эшләр башкарыла икән, әлбәттә, ул кешегә җәзасы биреләчәк, – ди алар.

Тиздән исә тәгәрмәчтән матурлык тудырган өчен аерым штраф салырга мөмкиннәр. Аның күләме беренче тапкыр 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, икенче юлы 2–3 мең сум булачак. Юридик затлар исә 100 меңнән 250 мең сумга кадәр акчаларыннан колак кагачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү