Владимир Путин Татарстандагы музыка мәктәбе хезмәткәрен бүләкләде

Казанның 5нче балалар музыка мәктәбе концертмейстеры Маргарита Коварскаяга «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалаган.

Президент фәнни-педагогик, мәдәният, иҗтимагый, мәгълүмати һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләргә орден-медальләр һәм мактаулы исемнәр өләште.

Александр Невский ордены, төрле дәрәҗәдәге Ватан алдындагы хезмәтләре өчен медале, Мактау ордены, Дуслык ордены һәм башка югары бүләкләр тапшырылды.

Дәүләт бүләкләренә 160ка якын кеше лаек булды.


Фикер өстәү