ВУЗларда кабул итү компаниясе: кайда барырга?

20 июньнән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе бара. Кайсы вузларда өстәмә бюджет урыннары барлыкка килгән? Кайсыларында бәя арткан? Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр нинди? Без әнә шуларны белештек.

2020 ел белән чагыштырганда, быел Татарстан вузларында бюджет урыннары саны 20 процентка арткан: 20 меңнән артык урын бар. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткән иде. Иң күп бюджет урыннары – гадәттәгечә, Казан федераль университеты, Казан  илкүләм тикшеренүләр технология университеты (КХТИ), Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ) һәм Казан дәүләт энергетика университетларында. Ике йөзгә якын бюджет урыны дәүләтнеке булмаган югары уку йортларына да бүленеп бирелгән.

Зәйнең Р.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Илгизә Галиуллина документларын КФУның журналистика һәм Казан дәүләт мәдәният институтындагы режиссерлык бүлегенә тапшырган.

– Вузларда керү имтиханнары бар, шуңа әзерләнәм. БДИ – зур сынау. Имтиханнарны тапшырып, аттестатны кулга алгач,  җиңеллек тойдым. Уку –  минем өчен беренче урында, шуңа күрә бар көчемне куярга әзер, – диде Илгизә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлаган Довудбек Хәйдәров, бердәм дәүләт имтиханында югары баллар җыеп, Мәскәү яки Санкт-Петербург шәһәренә укырга китәргә җыена.

– Мин теләгән вузларда кабул итү дистанцион форматта, бу атнада документларны тапшырырга җыенам. Укырга керү, аеруча чит шәһәргә китү  дулкынландыра. Шул ук вакытта тормышымда яңа сәхифә башлануын түземсезлек белән көтәм, – ди ул.

Быел Татарстанда 44 югары уку йорты һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итә. Вузларда кабул итү кампаниясе 17 августка кадәр барачак.

Казан федераль университеты

Казан федераль университетына абитуриентлардан 20 меңнән артык гариза тапшырылган. Гаризаларны күбрәк «Буду студентом!» социаль-белем бирү челтәре аша электрон рәвештә бирәләр. Биредә бюджет урыннары 1200гә арткан. Күбесе – инженер белгечлеге һәм педагогик белем бирү юнәлешләрендә. Барлыгы вузда 7164 бюджет урыны бар. Уку йортында узган ел гамәлдә булган өч йөздән артык укыту программасы сакланган. Укуның уртача бәясе – 133531 сум.

КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Александр Бибик әйтүенчә, институтлар арасында иң популяр белгечлекләр – медицина, халыкара мөнәсәбәтләр һәм икътисад юнәлешләре. Аларга иң күп гаризалар килгән.

12 июльдә вузда эчке сынау имтиханнары башлана. Документларны 10 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.

Казан дәүләт медицина университеты

Быел Казан дәүләт медицина университетында бакалавриат һәм специалитетка 515 бюджет урыны каралган. Бу узган елгыга караганда 18 процентка күбрәк. «Дәвалау эше» белгечлегендә бюджет урыннары соңгы өч елда 1,5 тапкыр арткан. Университетта максатчан кабул итү өлеше бик зур, аның өчен барлык бюджет урыннарының 66 проценты бүлеп бирелә. «Дәвалау эше», «Педиатрия», «Медицина-профилактика эше» белгечлекләре буенча максатчан кабул итү 80 процентны тәшкил итә. Бу – биш абитуриентның дүртесе бюджет урыннарына максатчан юлламалар буенча укырга керәчәк дигән сүз. Түләп укучыларга югары уку йортында иң кыйммәт бәя – елына 199,6 мең сум.

КИТТУ-КХТИ

Казан  илкүләм тикшеренүләр технология университетында бюджет урыннары 660ка арткан. Монда 4,5 меңнән артык бюджет урыны бар. Быел КХТИда тулысынча инглиз телендә укытыла торган ике яңа программа ачарга ниятлиләр. Беренчесе – «Smart Materials» дип аталган магистратура программасы. Анда студентлар электроника һәм биомедицинаны өйрәнәчәк. Икенчесе – «Технологиядә цифрлы инжиринг һәм полимерлар эшкәртү» дип аталган бакалавриат программасы. Бу хакта КХТИда ректор вазыйфасын башкаручы Юрий Казаков сөйләгән иде.

КИТТУ-КАИ

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетында бюджет урыннары саны 403кә арткан. Аларның күбесе техник белгечлекләргә бирелгән. Барлыгы бакалавриатта – 1636, магистратурада – 729, урта һөнәри белем бирү программаларында 255 бюджет урыны бар.

Казан дәүләт энергетика университеты

Казан дәүләт энергетика университетында бюджет урыннары 1400дән артык. Уку йорты 8 яңа белем бирү программасы тәкъдим итә. Алар арасында «Атом энергетика системалары», «Электромобиль һәм пилотсыз транспорт», «Водород һәм электрохимия энергетикасы» бар. Бәяләргә килгәндә, алар узган ел дәрәҗәсендә калган.

Казан дәүләт аграр университеты

Казан дәүләт аграр университеты быел 1500дән артык студентны кабул итәргә әзер. Түләүле һәм бюджет урыннары якынча тигез. Шулай ук максатчан юлламалар белән дә керү мөмкинлеге бар. Биредә дә бәяләр узган ел дәрәҗәсендә калган: иң түбән бәя – 86,5 мең сум, иң югарысы – 114,1 мең сум.

 

 

                                                                                                    Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү