Абитуриент – 2020: дистанцион кабул итү, яңа юнәлешләр һәм өстәмә бюджет урыннары турында

20 июньнән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Быел ул дистанцион формада уза һәм вузларга документларны БДИ нәтиҗәләрен алганчы ук тапшырырга мөмкин. Кайсы вузларда өстәмә бюджет урыннары бар? Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр нинди? Без әнә шуларны белештек.

КФУ

Казан федераль университетның матбугат үзәгеннән 16 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, 23526 гариза тапшырылган. Быел КФУның кабул итү кампаниясе «Буду студентом!» социаль-белем бирү челтәре аша электрон формада эшли.

– Без телефон аппаратлары һәм call-үзәк хезмәткәрләре санын икеләтә арттырдык. Хәзер сәгатенә 270 шалтырату кабул итәргә әзер. Моннан тыш, сорауларга электрон почта аша җавап бирүче белгечләр һәм социаль челтәрләрдә булачак студентлар белән аралашучы хезмәткәрләребез бар, – диде КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Олег Бодров.

Узган ел КФУда 5345 бюджет урыны булса, быел – 5330. Барлыгы 15 меңнән артык студент кабул ителәчәк. Түләүле бүлекләрдә иң югары бәя дәвалау эше юнәлешендә – елына 455688 сум. Бу – чит илләрдән килеп укучы студентлар өчен, уку инглиз телендә оештырыла.

КФУда традицион рәвештә иң популяр белгечлекләр – халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад һәм медицина юнәлешендә.

КНИТУКАИ

Бүгенгә Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) 8000 чамасы гариза кабул иткәннәр. КАИ абитуриентлары да документларны тапшыру өчен вузның шәхси кабинетында теркәлә. КФУдан аермалы буларак, быел техник вузда бюджет урыннары саны 64кә арткан. Түләүле бүлекләрдә иң югары бәя – 300819 сум, транспорт радиоҗиһазларын техник эксплуатацияләү юнәлешендә. Абитуриентларны ел да программалаштыру, авиатөзелеш һәм мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешләре аеруча кызыксындыра. Быел вуз барлыгы 2157 студент кабул итәчәк.

Аграр университет һәм ветеринария академиясе

Казан дәүләт аграр университетында һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә абитуриентларның консультацияләре дистанцион формада – Zoom аша уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары укырга керү буенча барлык кызыксындырган сорауларын да бирә ала. Елдагыча, аграр университетта укудан соң авыл җиренә кайтырга теләүчеләргә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус максатчан урыннар каралган. Түләүле бүлектә иң югары бәя – 103500 сум, ә иң арзаны – 42000. Быел Казан дәүләт аграр университетында 1295 студентны көтәләр. Хәзерге вакытта 705 гариза кабул иткәннәр.

Ветеринария академиясендә иң популяр булган биотехнологияләр, ветеринария медицинасы, зоотехния факультетларына студентлар туплау бара. Уку йортына барлыгы 302 студент кабул ителәчәк.

КФУның Николай Иванович Лобачевский исемендәге лицей чыгарылыш сыйныф укучысы Ралинә Корбанова әйтүенчә, имтиханнарның вакытын еш күчерүләр әзерләнү теләген киметкән. Хәзер аның барысын да тизрәк биреп бетерәсе килә.

– Документлар тапшыру күпләр өчен кыенлык тудыра, тик мин университетларда озын чиратта торганчы, интернет аша тапшыруны уңайлырак дип таптым. Медицина университетына укырга керергә планлаштырам, шуңа күрә хәзер соңгы имтиханнарга ныклап әзерләнәм, – ди ул.

Питрәч районының Шәле авылы мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Резедәнең дә фикерен сораштык.

– Имтиханнар быел шактый көттерде, шуңа күрә психологик яктан бераз авырга туры килде. Тик моның уңай якларын да күрдем: әзерләнергә вакыт күбрәк булды. Казан дәүләт аграр университетының икътисад бүлеге белән КФУның татар һәм инглиз теле юнәлешенә документларны тапшырдым. Аларны интернет аша җибәрдек. Хәзер имтихан нәтиҗәләрен көтәм, – диде Резедә.

Вузларда кабул итү кампаниясе 18 августка кадәр дәвам итәчәк. Югары уку йортларына кабул итү быел барлык теләүчеләр БДИ тапшырганнан соң башланачак.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү