Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жорж Фабер белән очрашты

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жорж Фабер белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Алга таба хезмәттәшлекне үстерү, үзара файдалы партнерлык нигезендә ирешелгән мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Люксембургның Россия Федерациясендәге Илчелегенә күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


Фикер өстәү