12 июль тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья Гражданнар авиациясе стюардлар көне
Дөньядагы иң романтик дип саналган бу һөнәр 1928 елда Германиядә барлыкка килгән. Очыш вакытында самолет бортына сервисны тәэмин итү өчен махсус кеше ала башлаганнар. Башта анда ир-атлар гына эшләгән. Кагыйдә буларак, кыйммәтле ресторанда эшләүче официантларны алганнар.
1930 елда АКШ та әлеге эшкә яшь кызларны тарту идеясе туган. Бу реклама булып та хезмәт иткән. Иң беренче стюардесса – Эллен Черч. Аны United Airlines авиакомпаниясе эшкә алган.

“Орленок”
61 ел элек (1960) Краснодар краенда “Орленок” пионерлагере ачыла. Бүген ул – Бөтенроссия балалар үзәге. Аның составына кергән 10 лагерь ел әйләнәсе эшли. Анда ел саен Россиядән, чит илләрдән килгән 20 меңнән артык бала ял итә.

Сарытау шәһәре
431 ел элек (1590) Сарытау шәһәренә нигез салына. Идел буендагы бу шәһәр-ныгытма Рус дәүләтенең көньяк чикләрен саклау өчен төзелә. 1674 елны ул елганың уң як ярына күчерелә. Бүгенге Сарытау Россиядә иң зур шәһәрләрнең берсе булып санала. 2020 елны аңа “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелде.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү