Янгында зур зыян күргән Каракүл авылы торгызыла

Омск өлкәсендә янгыннан бик зур зыян күргән Каракүл авылы Татарстан Президенты, Омск өлкәсе губернаторы, гомумән, бөтен Җир шарындагы олы җанлы татарлар ярдәмендә торгызыла. Бу хакта «Миллиард. Татар.» порталында хәбәр ителә. 

Себердәге татар авылының торак йортларын һәм фельдшер-акушерлык пунктын торгызу эшләре 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Аннан соң  авылның инфраструктурасын – һәйкәлен, яктырткычларын, башка объектларын яңартуга керешәчәкләр. Шуңа күрә иганәчеләрдән ярдәм әле һаман кабул ителә. Порталда билгеләп үтелгәнчә, Президент Рөстәм Миңнехановның тиешле боерыгыннан соң Татарстаннан 3 миллион сум алынган. Омск губернаторы Александр Бурков 2 миллион сум акча бүлеп биргән.

Исегезгә төшерәбез: 6 май көнне Омск өлкәсе Кара Күл авылында янгын чыгып,  ярты авылны юк иткән. 14 бинага зыян килгән, шуның 12се – торак йорт.


Фикер өстәү