Рөстәм Миңнеханов Киров районында ишегалларын төзекләндерүне карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районы Фрунзе урамындагы 15 һәм 17 нче йортларның ишегалларын төзекләндерүнең барышы белән танышты. Президентны Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Ремонт эшләре “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында алып барыла. Барысы да җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен эшләнелә. Йортлар буйлап яңа тротуарлар түшәлгән, ишегалдына заманча яктырткычлар урнаштырылган.

Рөстәм Миңнехановка агымдагы эшләр турында сөйләп үтелде. Хәзерге вакытта күп функцияле балалар мәйданчыгын һәм юл төзекләндерү эшләре дәвам итә. Проект нигезендә заманча урам мебелен урнаштыру һәм велосипедлар кую урынын булдыру күздә тотылган. Төзекләндерү эшләрен быел өченче кварталда төгәлләү планлаштырыла.

Президент эшләрнең сыйфатына игътибарлы булырга һәм программаны гамәлгә ашыруның барлык этапларында кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кушты.
Сүз уңаеннан, быел республикада 1074 ишегалдын (шул исәптән Казанда – 223) төзекләндерү планлаштырыла. Агымдагы елда “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруга 8 миллиард сум тотылачак.


Фикер өстәү