Россиянең танылган эстрада җырчысы, “Иванушки International” төркеме солисты Андрей Григорьев-Аполлонов Иннополис шәһәренең медицина үзәгендә коронавирустан прививка ясаткан.
Ул Татарстанга кунак булып килгән бер мәлдә вакцинация узу мөмкинлегеннән файдаланган. Артист егеткә шәһәр буйлап экскурсия дә үткәрелгән.