Визажист Айгөл Гатауллина: «Җырыгыз танылган артистларны да узып китте, мондый хәлнең булганы юк иде, диделәр»

Визажист, стилист, «Татар блогер» бәйгесе җиңүчесе Айгөл Гатауллинаның яңа гына табадан төшкән җыры бер сәгать эчендә, күп кенә танылган артистларны узып, «Bandlink» чартында алтынчы урынны алган.

Айгөлнең «Сөю нурларында коенам» җыры чыкканга әле бер тәүлек тә узмаган, ләкин күп санлы тыңлаулар үзенекен иткән.

– Җырны музыкаль мәйданнарга урнаштырган егет: «Җырыгыз тыңлаулар буенча танылган артистларны да узып китте. Мондый хәлнең булганы юк иде», диде. Ә мин нәрсә — мин кызлар укытып йөрим. Казанга күченгәнемә ярты ел. Февраль айлары. Туп-туры Илнат Фархуллин студиясенә юл тоттым. «Илнат, минем җырлыйсым килә, үзем өчен генә. Берәр салмак, моңлы җыр язып бирегезче», — дим, ә ул: «Тукта әле, алай кырт кисмә, әллә зур җырчы булып китәрсең», ди ул миңа. Андый ниятем юк, күңелем куша иде.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от ⠀ ⠀ ⠀ ⠀ ⠀ ✰ Айгуль Инфина (@infinaa)

Җырны март аенда ук яздырып, озын юлларда берүзем тыңлап йөрдем. Биш ай буе уйлап, сезгә тәкъдим итәргә әзерләндем. Җырны җылы кабул итәчәгезгә шигем юк иде. Тик! Моның кадәр!»», — дигән Айгөл «Инстаграм»дагы сәхифәсендә.

Айгөлнең балачагы сәхнздә үткән. «Дәү әти, яңа җыр яздырдым, тыңла әле, дип, кассетаны магнитофонга куя идем. Сүзләрен дә үзем яздым, мәхәббәт турында, дигәч, дәү әтием зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, кет-кет көлеп, нинди мәхәббәт сиңа, дия кебек иде. Эх, дәү әтием, исән булсаң, минем өчен иң нык сөенүче син булыр идең! Горурланыр идең Айгөлең белән…», — дип искә ала ул.


Фикер өстәү