Казанда “Ривьера” аквапаркының баш инженерын тоткарлаганнар

Аквапаркның урамдагы бассейнында су коенганда биш бала һәм бер олы кеше зыян күргән иде.

Полиция хезмәткәрләре “Казан Ривьерасы” аквапаркының баш инженеры Илдар Гариповны тоткарлаган, дип яза KazanFirst. Аквапарак хезмәткәре сак астына алынган. Аңа карата җәза чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Исегезгә төшерәбез: 12 июль көнне “Ривьера” аквапаркында су коенучылар хлордан агуланган иде. Алты кеше хастаханәләргә озатылган: бер бала авыр хәлдә ДРКБның реанимация бүлегенә салынган, хәле уртача булган дүрт бала табиблар күзәтүенә алынган. Бер хатын-кыз шәһәрнең җиденче хастаханәсенә китерелгән.


Фикер өстәү