Камчатка миллиардерлары Казанның “Ривьера”сын сатып алган

“Ривьера” киноүзәген, ниһаять, аукционда “Таткравтинвест” компаниясе сатып алган. Моңа кадәр бәясен ике тапкыр киметкәннән соң да аны сатып алучы табылмаган. Яңа хуҗалары – “Океанрыбфлот”ны гамәлгә куючы миллиардер Игорь Евтушок һәм аның партнеры Валерий Кравцун. “Ривьера”ны алар 418,26 миллион сумга сатып алган.

Сүз уңаеннан, Евтушок белән Кравцунның Татарстанда инде бер проектны тормышка ашырып килүләрен дә искәртик. Камчатка миллиардерлары Казан аэропорты янәшәсендә кунакханә төзетә. Аукционда, алардан тыш, Мәскәүнең “Кросс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Траст” банкын гамәлгә куючы) катнашкан.
“Ривьера” киноүзәгенә 22,7 мең квадрат метр мәйданда бина, шулай ук 27,35 мең квадрат метр мәйданда алты җир кишәрлеге керә.
Исегезгә төшерәбез: “Ривьера” күңел ачу үзәге” ябык акционерлык җәмгыяте “Татфондбанк” дәгъвасы буенча инде 2018 елның апрелендә үк банкрот дип танылды.


Фикер өстәү