Мошенниклар хоккейчы Эмиль Гариповның инстаграмдагы аккаунтын «ватып» фейк хәбәр таратканнар.
Имеш, хоккейчының әнисе абыйсы белән юл һәлакәтенә очраган, абыйсы һәлак булган, ә әнисе авыр хәлдә, аңа ашыгыч рәвештә 4 төркем уңай резуслы кан һәм акча кирәк. 2 сәгать эчендә 570 мең җыелса гына шанс барлыгы турында хәбәр итә кырыгалдарлар.
Мондый ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән хәбәрләргә карата игътибарлы булыгыз. Соңгы вакытта мошенникларның аеруча активлашуы күзәтелә, ди белгечләр.