Танылган галимнең самокат белән бәрелеп гомере өзелгән

Мәскәүдә биолог-галим, шагыйрь Федор Тютчевның оныкчыгы Иван Пигаревның самокат белән бәрелеп гомере өзелгән. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә.

Галимгә 80 яшь булган. Иван Николаевич эшенә велосипедта йөри торган булган. Самокат белән велосипед бәрелешкәнннән соң зыян күрүчеләрнең икесен дә аңсыз хәлдә хастаханәгә илткәннәр. Пигаревка операция ясап коткармакчы булганнар, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.


Фикер өстәү