Казанның «Рәҗәб» мәчете имамы вафат булган

Казан шәһәренең «Рәҗәб» мәчете имамы Миннәүхәт Сәгыйров вафат булган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы, Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм имамнары Казан шәһәренең «Рәҗәб» мәчете имамы Сәгыйров Миннәүхәт Вәгыйзь улының вакытсыз вафат булуы сәбәпле, аның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз. Раббыбыздан хәзрәтнең гөнаһларын ярлыкасын, аны рәхим-шәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде, дип дога кылабыз. Амин», диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү